Көчлеләр үсә
Мәскәү өлкәсенең Реутов шәһәрендә армрестлинг буенча “Пояс Чемпиона” ачык турниры үтте. Райондашларыбыз Илдар Зиннуров һәм Илһам Бариев анда алтын медаль яулады.
Юниорлар арасында "Камский молот" бөтенроссия ярышлары узды. Анда Россиянең 12 төбәгеннән 200дән артык спортчы катнашты. Ярышларда Мөслим спортчылары 4 алтын, 2 көмеш һәм 2 бронза медаль яулады. Бу көннәрдә егет-кызлар тагын ярышларга әзерләнә. Сентябрьдә Болгариянең Албена шәһәрендә армрестлинг буенча дөнья чемпионаты узачак. Анда Мөслим спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илина Бариева һәм Раян Хәйруллин Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаячак. Наира Никогасян, Илһам Бариев һәм Илзирә Зиннурованың да чемпионатта катнашуы мөмкин, чөнки алар Россиядә узган чемпионатта өченче урын яулаганнар.
Фотолар - "Яшьлек" спорт мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев