Ир-атлар арасында бильярд ярышлары узды
Спорт

Ир-атлар арасында бильярд ярышлары узды

Әлеге турнирда бильярд сөюче өлкән яшьтәге райондашларыбыз катнашты.

"Яшьлек" спорт сараенда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ир-атлар арасында бильярд ярышлары узды. Әлеге турнирда бильярд сөюче өлкән яшьтәге райондашларыбыз катнашты.

"Ярышка бәйрәмчә күркәм итеп киенеп килгән өлкәннәребезгә сокланмый мөмкин түгел. Ярышларыбыз да бик үзенчәлекле үтте.

Турнирның җиңүчеләре: 1 урында - Исламов Роберт; 2 урында - Салихов Рәшит; 3 урында - Кашапов Фәһим", - дип хәбәр итәләр "Яшьлек" спорткомплексыннан.

Фотолар – «Яшьлек» спорткомплексы архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев