«Яшьлек» спорт сараенда Тренерлар көненә багышланган бильярд турниры узды
Алар бу кызыклы уенда үз осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр
️29 октябрь көнне «Яшьлек» спорт сараенда Тренерлар көненә багышланган бильярд турниры узды. Әлеге турнирда спорт учреждениеләрендә эшләүче укытучы-тренерлар катнашты. Алар бу кызыклы уенда үз осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Турнир атмосферасы көндәшлек һәм дуслык рухына тулы иде.
Ярыш нәтиҗәләре:
1. Шамил Мадъяров;
2. Инсаф Ханов;
3. Алмас Латипов;
4. Камиль Иматдинов.
«Мондый турнир тренерлар өчен үз талантларын күрсәтү генә түгел, ә спорт җәмгыятендә элемтәләрне ныгыту өчен дә менә дигән мөмкинлек булды», – дип хәбәр итәләр «Яшьлек» спорт сараеннан.
Фото – «Яшьлек» спорт комплекс архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев