Балаларга айлык түләү бар
Татарстан Республикасында 11 меңнән артык бала ана капиталы акчасыннан айлык түләүләр ала
Әлеге ярдәм 2018 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә ана капиталы акчасыннан 3 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр алуга 49280 гариза кабул ителгән.
Программа эшли башлаган вакыттан бүгенгәчә Социаль фондның Татарстан бүлеге балалы гаиләләргә 3 миллиард сумнан артык акча күчергән. 2025 елда 11286 баланың әти-әниләре әлеге төр ярдәмне алган. Ел башыннан бу максатка 793 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән.
– Айлык түләү, ата-аналарның яшәү минимумы бер кешегә 30146 сумнан кимрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Түләү күләме аена 14621 сум тәшкил итә. Айлык түләүләр ата-аналарга бала карау чыгымнарын капларга ярдәм итә, – дип хәбәр итә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Айлык түләү билгеләүне сорап язылган гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль фондның клиентлар хезмәтендә яки күпфункцияле үзәктә тапшырырга мөмкин. Балаларның һәркайсына аерым гариза бирелә. Барлык кирәкле мәгълүматны фонд белгечләре мөстәкыйль ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында ала.
Гариза бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча бирелгән очракта, гаилә акчаны бала туган айдан соңгы бөтен чорга ала. Күрсәтелгән вакыт тәмамланганнан соң мөрәҗәгать иткәндә, түләү гариза биргән айдан башкарыла. Түләү 12 айга билгеләнә. Гаризаны кабат түләү билгеләнгән чорның соңгы аенда тапшырырга кирәк.
Акча алдагы ай өчен агымдагы айның бишенче көнендә күчерелә. Бу дата ял яки бәйрәм көненә туры килгән очракта, түләү аның алдындагы соңгы эш көнендә башкарыла.
Фото – «Татар-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев