Өч көн эчендә 110 мөрәҗәгать булган
Сәламәтлек

Өч көн эчендә 110 мөрәҗәгать булган

Алты кеше дәвалану өчен хастаханәгә салынган

Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә өч көн эчендә 110 мөрәҗәгать булган. Шуларның алтысы – көнкүрештәге тән җәрәхәте, унысы кискен респиратор авыру белән ашыгыч ярдәм чакырткан. Алты кеше дәвалану өчен хастаханәгә салынган. Бер райондашыбыз – инфаркт, тагын берсе инсульт белән Әлмәт хастаханәсенә озатылган. “Бер генә көн дә талпан алмый калганыбыз юк. Өч көн эчендә 7 кеше талпан кадалып килде. Талпан кадалган очракта, мөмкин кадәр тизрәк хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тәнгә кадалган талпанны үзегез алырга тырышмагыз, бу очракта аның башы өзелеп калырга мөмкин”, – ди бүлек фельдшеры Ләйсән Гыйзетдинова. 
 

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев