Сәламәтлек

Йөрәк-кан тамырлары авырулары: сиздермичә килгән үлем куркынычы

Йөрәк-кан тамырлары авырулары бүгенге көндә иң җитди куркынычларның берсе булып кала

Йөрәк-кан тамырлары авырулары җитди куркыныч тудыра. Еллар дәвамында сиздермичә үсеш алган авырулар ахыр чиктә үлемгә китерә.

“Җир йөзендә 10 миллионнан артык кеше йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегә. Йөрәк-кан тамырлары авырулары өчен иң куркынычы – нәселдәнлек, тәмәке тарту, алкоголь куллану, түбән физик активлык, симерү һәм шикәр чире. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен тән массасы индексын даими контрольдә тотарга кирәк. Бүгенге көндә 2098 кеше йөрәк-кан тамырлары авырулары белән район поликлиникасында исәптә тора. 24 кеше коронарография узу өчен Әлмәт хастаханәсенә җибәрелде, шуларның 17се тикшерү үтеп кайтты”, – дип хәбәр итә район поликлиникасы кардиологы Тәнзилә Зиннурова.

Фото – Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев