Бөер синдромлы геморрагик бизгәк: симптомнар һәм профилактика
Бу хакта участок табибы Эрбол Бопоев сөйләде
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы (халыкта ул “тычкан чире” дип тә йөртелә) аеруча куркыныч табигый инфекцияләр төркеменә керә. Кеше бу авыруны, шушы вирус белән зарарланган тузанны сулаганда, кимерүчеләрнең бүлендекләре белән пычранган су, азык-төлек продуктлары кулланганда, йоктыра. “Күпчелек очракта авыру авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда, урман эшкәрткәндә, дачада һәм йорт яны кишәрлекләрендә эшләгәндә, табигатьтә ял иткәндә йога. Башлангыч чорында бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруын грипп, кискен респиратор авыру белән бутарга мөмкин. Авыруны йоктырганда, кайбер очракларда борыннан кан китү күзәтелә, сидектә кан барлыкка килә. Авырулар корсак һәм бил өлкәсендәге авыртулардан зарлана. Авыруның беренче билгеләре барлыкка килү белән кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы кешедән кешегә йокмый”, – дип хәбәр итә участок табибы Эрбол Бопоев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев