Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Сәламәтлек

Башкалар саулыгы өчен ныграк борчыла

Фельдшерларның эше бик катлаулы. Ник дигәндә, алар шәфкать туташы да, табиб вазыйфасын да башкара. Баек авылы фельдшеры Рәйлә Гафурова карамагында 278 кеше исәпләнә. Халыкның күпчелеге – өлкән яшьтәге кешеләр.

– Медицина хезмәте күрсәтүче халык арасында ике өлкән кешем бар. Алар 1929 елгы әби белән бабай. Барысын да яшәтергә тырышам. Гомерләре озын булсын дим. Моның өчен кирәкле процедураларны вакытында башкару мөһим. Диспансеризация үткәрү, медицина тикшерүе уздыру, анализлар бирү – һәммәсен вакытында эшләү зарур. Эшемне яратып башкарам. Минем өчен авыл халкының сәламәт, озын гомерле, көр күңелле булуы мөһим, – ди Рәйлә.
Авылларда фельдшерлар халыкка беренче ярдәм генә күрсәтми. Алар пациентларны карый, тикшеренүләр үткәрә, диагноз куя, дәвалауны билгели, практикада педиатрия һәм реаниматология буенча белемнәрен куллана.

Фото – Р. Гафурованың шәхси архивыннан.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 21 февраль саныннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев