Хезмәт төбе – хөрмәт
Рәзил Шакиров алты елдан артык “Намус” агрофирмасында хезмәт куя
“Намус” агрофирмасында эшләүче яшь механизатор Рәзил Шакировтан: “Ни өчен тракторчы-машинист һөнәрен сайладың?” – дип сорагач: “Хезмәт төбе – хөрмәт”, – дип җавап бирде. Хезмәт сөйгән, эш яраткан кеше генә тормышта үз юлын табып, уңышка ирешә ала, дигән фикердә ул.
Рәзил Шакиров алты елдан артык “Намус” агрофирмасында хезмәт куя.
– Әтием дә гомере буе техникада эшләде. Мин балачактан ук әти янында кайнашып үстем, – ди Рәзил Шакиров. – Мәктәптә укыганда, булачак профессия турында инша яздыралар иде. Мин һәрвакыт тракторчы булам, машина йөртәчәкмен дип яза идем. 9 сыйныфны тәмамлагач, Мөслим аграр көллиятенә укырга кердем һәм тракторчы-машинист һөнәрен үзләштердем. Әти-әнием дә каршы килмәде, ниятемне хупладылар.
Көллият тәмамлагач, хәрби хезмәткә алына Рәзил. Аннан кайткач, “Намус” агрофирмасына механизатор булып эшкә урнаша.
– “Агросила” холдингы составындагы агрофирмаларда төрле районнарда эшләргә туры килә. Урып-җыю чорында “Нью Холланд” комбайнында эшләсәм, язгы кыр эшләре вакытында ашлама сибәм, уҗымнарны тукландырам. Хезмәт хакы югары, үз вакытында бирәләр, махсус киемнәр белән тәэмин итәләр. Бүген авыл хуҗалыгында эшләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар: техника заманча, яңа. Эшемне бик яратып, тырышып башкарам, – ди ул.
Кайбер яшьләр эш таба алмыйча, “авыр яки акча юк” дигән сылтау белән киләп салып йөрүне кулай күрә. Рәзил башкача фикер йөртә.
– “Намус” агрофирмасына да, “Агросила” холдингына да трактор-машина йөртүчеләр һәрвакыт кирәк. Башка белгечләр дә кирәк, дип беләм. Эш таба алмый йөрүче егетләр безгә килсеннәр! Иренмәсәң, ялкау булмасаң, техника яраткан кешегә эш табу кыен түгел. Башка оешмаларга да машина йөртүчеләр кирәк. Мине дә эшкә чакырганнары бар, әмма мин эшемнән бик канәгать. Хезмәте барның хөрмәте бар. Тырыш хезмәт куйсаң, бер җитәкче дә, бер оешма да эштән җибәрми. Хезмәтне яратырга, ялкау булмаска кирәк, – ди Рәзил.
– Агрохолдингта эшләү дәверендә Рәзил үзен бары уңай яктан гына күрсәтте. Аңа тапшырылган һәр эшнең үз вакытында һәм төгәл башкарылачагына шик юк. Техникасы һәрвакыт төзек, каралган. Буш вакытында да тик тормый, тракторын яки комбайнын карый, чистарта. Аз сүзле, әмма эшен җиренә җиткереп башкаручы, алдынгы хезмәткәребез ул – Рәзил Шакиров, – ди “Намус” агрофирмасы директоры Эмиль Кәшәфетдинов.
Рәзил Шакиров Җәлил поселыгында туып үссә дә, балачагы һәм яшүсмерлек чоры Олы Чакмак авылында үтә. Биредә аның бабасы яшәгән, әтисе – шушы авыл егете. 14 яше тулгач, Рәзил Олы Чакмакта бабасы янында яши башлый, аны карый. Сөйгән ярын да шушы авылда таба.
– Рәзил белән бергәләп клубка чыга, аралаша башладык. Ул мине үзеннән еракка җибәрмәде, – ди Рәзилнең тормыш иптәше Инзилә. – Бик матур очрашып йөрдек һәм 2021 елда гаилә кордык. Рәзилем бик тыйнак, акыллы, оста куллы, шул ук вакытта бик оялчан. Нәкъ менә шушы сыйфатлары белән ул мине үзенә каратты да инде. Авылдан китү уе беркайчан да булмады. Олы Чакмакта йорт алып, аны яңарту, матурайту эшләре белән шөгыльләнәбез. Әти-әниләребез дә ярдәм итә. Ихатабыздагы, йортыбыздагы күп әйберләрне Рәзил үзе ясый. Тормыш юлымда шундый ир-егет белән очраштырган Аллаһыма рәхмәтле булып яшим. Гомер юлыбыз озын һәм матур булсын!
Инзилә Олы Чакмак мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.
Үзе хакында сорауларга кыска гына җавап бирсә дә, техника турында тәмләп сөйли Рәзил. Корал эшләр, ир макталыр, диләр. Коралны яратып, матур итеп эшли белүче, хезмәте белән макталырлык ир-егетләр дә кирәк. Бүген андый осталарны табу авыр. Рәзил Шакиров – мактауга лаек ир-егетләрнең берсе.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев