Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Мөслимнең Фәнисе бар

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Абдуллинны “Мөслим гармунчыларының Туишевы” диләр.

Кулына нинди корал алса, шунда уйный диләр аның хакында. Әйе, аның куллары кагылган Тула баяны да, хромка, тальян да халык моңнарын суза. Хәтта, үзе әйткәндәй, авыз гармуны да, ул кагылгач, “Әллүки”не уйный. 

Мин гармунлы булдым!

Фәнис Абдуллин – Яңа Сәет авылы егете. Шәйхелгыйлем һәм Нәҗибә гаиләсендә дөньяга килә ул. Гаиләдә алты бала үсә. Хезмәт хакларының барлы-юклы дәвере була.

– Безнең күршедә гармунда бик матур уйный торган абый яши иде. Аның уйнаганын карарга еш керә идем, – дип искә ала Фәнис абый балачагын. – 4 класста укыганда ул мине гармунда уйнарга өйрәтә башлады. Әкренләп көйләр чыгара башладым. Минем гармунда уйнарга өйрәнүемне әткәй ишетеп, бездән 4 километр ераклыктагы Яңа Үрәзмәт авылы кибетеннән 14 сумга тальян гармун алып кайтты. Ул вакытта колхозда хезмәт хакы нибары 12 сум иде! Ул гармунга ничек сөенүемне аңлатып булмый! Гомерем буе әткәемә рәхмәт укып яшим!

5 класска Мари Бүләр мәктәбенә укырга йөри башлый Ф. Абдуллин. Мәктәптә “Кунгур” баяны була. Әлеге баянда уйнау теләге уяна малайда. Бу очракта да Шәйхелгыйлем абый, улының теләге барлыгын күреп, мәктәп директорыннан баянны берничә көнгә биреп торуны сорый.

– Директор Мухдин агай, расписка яздырып, баянны өч көнгә бирде. Өч көндә баянда уйнарга өйрәнеп карадым, – дип искә ала Фәнис абый.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 9 февраль санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев