Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Җырчыларның мәктәп еллары: Алсуның беренче үбешүе, дәрестән качучы Динә, оялчан Рафаэль

5 октябрь көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Сез яраткан җырлар» дигән караоке-концерт узды

«Интертат» хәбәрчесе Укытучылар көненә туры килгән тамашада артистлардан аларның беренче укытучылары, мәктәп еллары турында сораштырды.

«Сез яраткан җырлар» концерты караоке форматында оештырылган. Җырчылар сәхнәдә җырлый, теләгән тамашачылар өчен аста, сәхнәнең ике ягында микрофоннар куелган, кем тели – торып кушыла ала.

Балачакның кызыл төсле әлеге китабын күпләр хәтерлидер. Әлеге концертта да күңелгә тигән моңлы җырлар яңгырады. Иң беренче булып сәхнәне Сәйдә Мөхәммәтҗанова гөрләтте. Ул тамашаны халык җырлары белән башлап җибәрде, тамашачылар беренче җырда ук аңа кушылып җырлады. 

Концерт Укытучылар көне белән туры килү сәбәпле, мин җырчыларның беренче укытучылары, мәктәп еллары турында сораштырырга булдым. Алар исә мәктәптә булган кызыклы тарихлары белән бүлештеләр.

«Кызларны сугышып яклый идем»

Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова:

Беренче укытучыбыз бик абруйлы укытучы иде. Ул инде пенсионер булса да, балалар белән эшли белә торган, «Сталин вакытыннан калган» бик акыллы ханым иде. Беренче укытучы бит истә кала, аның йомшаклыгы, балалар белән сөйләшүе… Мин укырга һәрвакыт ашкынып бара идем. Бик яраттык, хөрмәт иттек, «юк, мәктәпкә бармыйм» дигән әйберләр булмады бездә. Менә 3нче сыйныфта яңа, яшь укытучы килде. Безне укытырга дип студентка җибәрделәр, ул – янып торган кып-кызыл чәчле апа иде. Шул 3нче сыйныфта бераз киреләнеп алдык инде.

Сугыша идек, дип әйтә алмыйм, әмма кайчакта мин кызларны сугышып яклый идем. Ләкин ничектер сүз белән дә сөйләшә ала идек. Мәктәптә бик тыйнак идем, әтиебез – коммунист, әби безне шундый дөрес юлда тәрбияләде. Укытучыларга нәрсәдер әйтергә – син нәрсә, кеше белмәсен, ишетмәсен дип, үзебезне кулда тота идек.

Укытучы һөнәре һәрвакыт авыр булган. Шуның хәтле күп энергия, шундый чыдам булырга кирәк. Үзеңне тоя белергә дә, вакытында дөрес сүз белән юата белергә дә, укымый торган баланы «әйдә, укыйбыз» дип ничектер «төртергә» дә кирәк.

Улым Сөләйман мәктәптә укыганда, мине конкурс өчен ниндидер постановка куярга чакырган иделәр. Мин анда 3 сәгать кенә булдым, балалар янында, шул көнне кайттым да яттым, аудым. Чөнки бөтен көчемне бирдем ул балаларга, бер көн генә әле бу. Мин шушы вакытта укытучының ничек арыганын аңладым. Бик авыр хезмәт, аларга саулык-сәламәтлек, сабырлык телим. Нервы какшата торган балалар әзрәк булсын, күп иттереп акча телим.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фәрхан

Тулырак: https://intertat.tatar/news/yrcylarnyn-maktap-ellary-alsunyn-berence-ubesue-darestan-kacucy-dina-oyalcan-rafael-5868835

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев