Курайчыларыбыз җиңү яулады
Сәнгать дөньясында

Курайчыларыбыз җиңү яулады

«Тургай» курайчылар ансамбле Чаллы шәһәрендә фестивальдә катнаштылар

"Яр Чаллы шәһәрендә II Халыкара фольклор фестиваль-конкурсы узды. Әлеге бәйгедә милли уен коралларында уйнаучы сәнгать сөюче балалар һәм яшүсмерләр катнашты. Мөслим сәнгать мәктәбенең "Тургай" курайчылар ансамбле фестивальдә 1нче дәрәҗә лауреат исемен алды. Ансамбольнең җитәкчесе - Рунар Шәяхмәтов. Курайчыларыбыз  "Энергетик" концерт залында узган зур йомгаклау концертында чыгыш ясады", - дигән ккуанычла хәбәр белән уртаклашалар балалар сәнгать мәктәбеннән.

Фотолар - сәнгать мәктәбе архивыннан
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев