Суд карары чыкты
21 июнь көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган Насыйров эшен карады.
Ул гаебен судта тулысынча таныды.
– Моңа кадәр исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырганым булмаса да, монысында шайтан котыртты. Тәмәке алырга дип машинага утырып чыгып киттем. Тәмәкене дә ташлардай булдым. Үкенәм, ләкин бер нәрсә дә эшләп булмыйдыр инде, – диде Насыйров.
Мировой судья райондашыбызның гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да күрсәтте. Әлеге видеоязмада Насыйровның аермачык исерек булуы күренә. Сөйләшүе, аягында көчкә басып торуы да райондашыбызның чамадан тыш артык алкоголь куллануын күрсәтә иде. Видеоязмадан тыш ДАИ инспекторының алкотестер белән тикшерү үткәрүе, соңрак район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә узган тикшерү да судка дәлил буларак китерелде. Тикшерү нәтиҗәләре райондашыбызның канында спирт күләменең нормадан өч тапкыр күбрәк булуын күрсәткән.
Административ җинаять кылганы өчен Насыйровка суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм бер ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.
Фото "Татар-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев