Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Их, гармуннар уйный белсәм!.. (фоторепортаж)

Районыбызда «Уйнагыз, гармуннар» тапшыруы төшерелде.

Гармунчылар элек-электән бик дәрәҗәле, авылның иң кирәкле һәм мөһим кешеләре саналган. Гармунчыларны олы кунак итеп чакырганнар, аның фикеренә колак салганнар. Кайбер әти-әниләр кызларын да “гармунчыга гына бирәм” дип үстергән.

– Без яшь чакта гармунчылар бик дәрәҗәле иде. Гармунда уйный белмәсәм, бәлки өйләнә дә алмаган булыр идем, – ди Әмәкәй авылыннан Фирдәвес Газетдинов. – Авылыбызда гармунчылар бик күп иде. Без алардан күреп гармунда уйнарга өйрәндек. Тормыш иптәшемнең әтисе: “Кызымны я гармунчыга, я көрәшчегә бирәм”, – дигән булган. Көрәшче була алмадым, ә менә гармунда уйнарга өйрәндем! Шуңа, булачак хатынымның кулын сорарга баргач, булачак бабай һич икеләнмичә хәер-фатихасын бирде. Авылыбызда гармунчылар ансамбле 1976 елларда оешкан. Берничә буын алышынса да, ансамблебез әле дә эшли. Төрле мәдәни чараларда катнашабыз, урам бәйрәмнәрен күңелле итеп үткәрәбез, аралашып яшибез. 

Фәридә Гайнетдинова 

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2024 ел 19 гыйнвар санында укыгыз.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев