Без мәңгегә җиргә килмәгәнбез, Безнең гомер – үзе бер вакыт
Тат. Бүләр клубы 50 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Авыл мәдәният йортының ачылуына ярты гасыр тулуга багышлап, “50 ел буена үткән юл” исемле кичә узды.
Иске фотосурәт – яңа идея!
Бәйрәмгә килүчеләрне рай-он башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов сәламләде.
– Бүген авыл өчен кадерле, истәлекле бәйрәм. Мәдәният йорты булу истәлекле, күңелле чараларның күп булачагын дәлилли. Тат. Бүләрдә яшәүчеләр 50 еллык тарихы булган мәдәният йортының бүген дә эшләве, авыл халкына онытылмас мизгелләр бүләк итә алуы белән бәхетле. Алга таба да тынгысыз хезмәтегездә уңышлар насыйп булсын! Һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек телим! Гаиләләрегез – имин, табыннарыгыз бәрәкәтле булсын! – диде Азат Әхмәтҗанов.
Бәйрәм көнендә мәдәният йортының төзелгән чорыннан бүгенге көнгә кадәр булган гомер йомгагын халык бергәләп сүтте. Әлеге бинага нигез салучылар, авыл мәдәният йортында хезмәт юлын башлаган рай-ондашларыбыз да кунак итеп чакырылган иде.
– Тат. Бүләр мәдәният йортының юбилеен үткәрү идеясе китаплар актарганда барлыкка килде. Китап эченнән клуб төзелгәч төшерелгән фотосурәт килеп чыкты. Мәдәният йорты 50 ел элек, 1975нче елның 19 октябрендә ачылган. Көндәлек дәфтәрем бар, анда безнең җирлектән чыккан кешеләр хакында мәгълүмат туплап барам. Шуның нигезендә бәйрәмгә чакырыласы кешеләр исемлеген барладым. Чара үткәрүгә авыл халкы бик теләп риза булды. Хатирәләр белән бүлешеп, авылдашларыбызның матур җыр-биюләренә хозурланып утыру – үзе бер истәлек бит! – диде Тат. Бүләр мәдәният йорты җитәкчесе Римма Хөснимәрданова.
Фотолар – Тат Бүләр Мәдәният Йорты архивыннан.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 31 октябрь санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев