Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Реалистик рәсемнәр яратам

25 октябрьдә Халыкара рәссамнар көне билгеләп үтелә

Равил Тимкинны райондашларыбыз Мөслим туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре буларак кына түгел, оста рәссам буларак та белә. Беренче рәсемен Равил балалар бакчасына йөргәндә, 3 яшьтә ясаган.

– Кечкенә чагымда уйлап чыгарып төрле персонажлар ясый идем. Ул персонажлар кайвакыт үзара сугышып та алалар иде. 90нчы еллар бу, бәлки, заман шаукымы тәэсир иткәндер. Фантастик персонажлылары арасында гади рәсемнәр дә бар иде. Бервакыт әни рәсемнәремне алды да, мине җитәкләп, шәһәр редакциясенә алып китте. Миңа ул вакытта 10-11 яшь булгандыр. “Шәһри Казан” газетасында бик үзенчәлекле рәссам бар иде. Ул рәсемнәрне карады да: “Балагыз “ерунда” ясый, бер потенциалы да юк, рәссам булу өметен күрмим. Башка юнәлеш сайласын!” – диде.

Коридорда еламсырап торган егетне танылган язучы күреп ала.

– Шул язучы нигә күзләремә яшьләр тыгылганын аңлап алды да, түш кесәсеннән блокнот белән каләм чыгарып, нидер яза башлады. Озак кына язгач, миңа багышлап, “Равил энем” дигән шигырен укыды. Шигырь кешене тыңламаска, максатың булса, бернәрсәгә дә карамыйча алга барырга куәтли иде. Мин бу шигырьне бик озак еллар саклап йөрттем, миңа этәргеч бирүче көчкә ия иде ул, – ди Равил.

Равил – Казан егете. Башлангыч сыйныфларда Казан мәктәбендә белем ала. Әнисе белән Мөслим районына күченеп кайткач, Равил Метрәй мәктәбендә укый. 9 сыйныфтан соң укуын Лениногорск музыка-сәнгать педагогия училищесында дәвам итә.

– Без укыганда, буяулар һәм сәнгать өчен башка кирәк-яраклар бик кыйммәт торудан тыш, дефицит та иде. 2002 елда әни миңа этюдник – тәпиле майлы буяулар тартмасы алды. Бәясе 200 сум иде! Бик сөендем! Әлеге этюдник бүген дә саклана. Училище тәмамлагач, курсташларым белән Чабаксарга киттек, педагогия университетына, дизайнерлар әзерләүче факультетка укырга кердек, – ди Равил

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 25 октябрь саныннан укыгыз.

Фото – Равил Тимкинның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев