Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Хезмәттән тәм һәм ямь табып

Июньнең беренче якшәмбесендә Мелиораторлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Мелиораторлар авыл хуҗалыгы өчен уңайлы шартлар тудыра: туфракның уңдырышлылыгын күтәрү, сугару линияләре сузу, буалар төзү һәм аларның төзеклеген тәэмин итү. Районда бу юнәлештә ике оешма: Нияз Авзалов җитәкчелегендәге җаваплылыгы чикләнгән “Мелиорация” Мөслим предприятиесе җәмгыяте һәм Илсур Хәйртдинов җитәкчелегендәге “Алга” ПМК “Мелиорация” акционерлык җәмгыяте эшли. Районыбызда 37 гидротехник корылма исәпләнә.

Разин Гайнетдинов дистә елдан артык “Мелиорация” Мөслим предприятиесендә прораб булып эшли. Хезмәте җаваплы, тынгысыз булса да, үз эшен бик ярата ул.

– Разин абый – бик төгәл, гадел, тырыш кеше. Аңа кушылган эш беркайчан да ашык-пошык эшләнми, ярты юлда туктап калмый. Коллективта абруйлы, һәркемгә ярдәм итәргә ашыгучы һәм ачык йөзле ул. Быел 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыена, шулай да егетләргә биргесез җитез, шаян әле ул, – ди аның хакында җәмгыять җитәкчелеге. 

Разин – Нарат Асты авылы егете. Авыл кешесенә берникадәр ятрак булган прораб һөнәрен сайлавы очраклы була.

– Мәктәптә укыганда, җәйге каникулда колхозда хезмәт куя идек. Кемдер комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, кайсы көтү көтә, ә мин ел саен ремонт эшләрендә яисә төзелештә эшли идем. Мәктәп тәмамлагач, төзелеш белән бәйле һөнәр алырга булдым, – ди Разин Гайнетдинов.

Фәридә Гайнетдинова
Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел,31 май санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев