Туган телем – иркә гөлем
2000 елдан башлап, ел саен 21 февральдә дөньякүләм Туган тел көне билгеләп үтелә.
2000 елдан башлап, ел саен 21 февральдә дөньякүләм Туган тел көне билгеләп үтелә.
ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга тапшыру максатыннан оешты.
Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Туган тел – ул бер генә. Шуңа күрә дә һәркем үз туган теленә хөрмәт белән карарга бурычлы. Сабыйларыбызның теле үз туган телендә ачылсын иде.
Мөслим районы территориясендә татарлар, руслар белән бергә керәшеннәр, марилар, ике дистәдән артык башка милләт вәкилләре дус-тату булып гомер итәләр.
– Без милли бәйрәмебез Сабантуйны да, керәшеннәрнең Питравын да, мариларның Семыгын, русларның Май чабу бәйрәмнәрен дә бик хөрмәт итәбез һәм һәрвакыт зур бер мәйдан булып бәйрәм итәбез. Без һәр милләтнең үткәнен, тарихын белергә бурычлыбыз, – ди Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Рушат Солтанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев