Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Диңгез җиле онытылмый!

Һәр елны июльнең соңгы якшәмбесендә Хәрби диңгез флоты көне билгеләп үтелә.

Мөслимнең мемориаль комплексында да бу чара зурлап оештырылды. Район башлыгы Альберт Хуҗин Ватан каршындагы хәрби бурычларын диңгез флоты белән бәйле булган гаскәрләрдә үтәгән райондашларыбызны бәйрәмнәре белән тәбрик итте. 

– Бу көн – хәрби диңгезче исемен горур йөрткән чын ир-егетләр, диңгез хезмәте романтиклары бәйрәме. Русиялеләр һәрвакыт хәрби диңгезчеләре белән горурланды. Алар ил тарихына күркәм сәхифәләр язган. Флот бәйрәменең зур тарихы бар. 1714 елның 7 августында Петр I җитәкчелегендә Русия флоты Гангутта шведлар белән алышта беренче җиңүгә ирешә. Шул көннән башлап диңгездә корабларны тезеп, тамаша оештыру, пушкалардан ату традициясе барлыкка килә. Җирлегебездә бу бәйрәм 2018 елдан бирле оештырылып килә. Чарада катнашучы диңгезчеләребез саны елдан-ел арта. Диңгез флотында хезмәт иткән ир-егетләрне бәйрәмнәре белән тәбрик итәм! Мондый очрашулар дәвамлы булсын! – диде район башлыгы.

Өлкән матрос Ренат Исламов үз чыгышында Мәлләтамак авылында диңгезчеләрнең күңелле очрашулары турында сөйләде. Әйтергә кирәк, диңгезчеләр анда 1985 елдан бирле җыелалар икән инде. 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 4 август санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев