Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

Бүген 9 декабрь көнне бөтен илебездә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә

Шул уңайдан “Сугышчан һәм хезмәткә дан!” мемориаль комплексында митинг узды

Әлеге чарада район җитәкчелеге, Әфган һәм локаль сугышлар ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашып, бүгенге көндә вакытлыча ялда булучылар, хәрби операциядә батырларча һәлак булучыларның якыннары, район җәмагатьчелеге һәм мәктәп укучылары катнашты.

Митингны ачып мәйданга Россия Федерациясе, Татарстан республикасы һәм Мөслим муниципаль районы байраклары кертелде. Чарада катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде һәм әлеге көннең һәркем өчен бик мөһим булуын билгеләп үтте.

Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов, Әфган сугышы ветераннарының район иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Данил Госманов, Мөслим районының Мактаулы гражданины Ильяс Зиннуров та Ватан геройлары көненең истәлекле һәм бу көннең зур мәгънәгә ия булуын билгеләп үттеләр.

Альберт Хуҗин һәм Дажгын Гасанов махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган бер төркем егетләрнең якыннарына медальләр, “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламовка хәрби частьнең Рәхмәт хатын һәм медальне, актив волонтерларга һәм махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтүдә катнашучыларга, төрле хәрби частьләр җиктәчелегенең Рәхмәт хатларын һәм медальләрен тапшырдылар.

Чарада катнашучылар яу кырында һәлак булучыларны, аннан кайтып мәрхүм булган батыр якташларыбызны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. Чара батырлар истәлегенә чәчәкләр салу белән төгәлләнде.

Гөлназ Җәлилова фотолары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев