27 май - Китапханә хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле китапханәчеләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз һәм намуслы хезмәтегез, мәдәниятне үстерүгә керткән өлешегез өчен тирән рәхмәтебезне җиткерәбез
Китапханәләрдә бай рухи хәзинә, кыйммәтле әдәби һәм мәдәни мирас тупланган. Аларның үз укучысына барып ирешүен тәэмин итүдә, халыкның мәгълүматлы булуы турында кайгыртуда алга таба да зур эшләр тора. Мәдәнияттән тыш әхлаклылыкны үстереп булмый. Әхлаклылыктан башка илнең икътисадый алга китеше турында сүз алып бару авыр. Районда әлеге тормыш хакыйкатен аңлаган китапханәчеләргә һәрвакыт ихтыяҗ зур.
Мөхтәрәм китапханәчеләр! Һөнәри осталыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Китап укучыларыгыз күп булсын, барыгызга да сәламәтлек, эшегездә уңышлар, иминлек һәм китаплар белән кызыклы очрашулар телибез.
Фотолар - китапханә һәм Мөслим-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев