Авыллар өлкәнәя, яшьләрнең терлек асрыйсы килми
Метрәй авыл җирлеге башлыгы Илдус Шәмгунов башкарылган эшләр һәм бурычлар хакында сөйләде
Метрәй авыл җирлеге башлыгы Илдус Шәмгунов башкарылган эшләр һәм бурычлар хакында сөйләде.
– Метрәй авыл җирлегендә 325 мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 129 савым сыеры бар. Сарыклар – 103, 3 ат, 16 кәҗә исәпләнә. Ни кызганыч, соңгы елларда терлек асраучылар саны кими. Авыллар өлкәнәя, яшьләрнең терлек асрыйсы килми. Югыйсә, терлек асраучыларга дәүләт тә ярдәм итә, – дип борчылуын белдерде җирлек башлыгы.
Метрәй авылы китапханәчесе Римма Даутова эшчәнлеге белән таныштырды, ел дәвамында үткәрелгән чаралар хакында сөйләде. Полиция инспекторы Илдар Маликов оператив хәл белән таныштырды. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов җирлек халкының
районкүләм чараларда актив катнашуы өчен рәхмәтен җиткерде.
– Халык өчен мөһим булган су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, юллар торышы буенча эшләр үз югарылыгында башкарыла. Җирлектә тотрыклы эш алып барыла. Әлбәттә, халыкны борчыган мәсьәләләр дә бардыр. Кар, яңгыр сулары төшү моңа кадәр күрелмәгән бәла-каза булды һәм борчу тудырды. Бу хәл яңадан кабатланмасын, дип телибез. Метрәй – иң зур һәм халык күп яши торган җирлек. Эшмәкәрләр дә күп, димәк, эш урыннары булдырылган. Җирлектә бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең күп булуы авыл җирлеге эшчәнлегенә ярдәм итә, – диде Азат Әхмәтҗанов.
Җыенда авыл халкын борчыган сораулар да яңгырады: Метрәй авылына асфальт юл салырга, иске су башнясын яңартырга, мәдәният йортларына бильярд алырга, иске обелискны төзекләндерергә кирәк. Район һәм җирлек җитәкчелеге сорауларга ачыклык кертте.
Фото: Метрәй авыл җирлеге архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев