Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

“Урман иле” яңара (фоторепортаж)

Нарат Асты авылы янында урнашкан “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда капиталь төзекләндерү эшләре башлануы күпләргә мәгълүмдер. Биредә төзекләндерү генә түгел, ә тулы бер төзелеш мәйданы барлыкка килгән.

“Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагереның әйләнә-тирәсе төрле төзелеш материаллары белән уратып алынган. Территориянең һәр почмагында эш кайный. Төзекләндерү эшләре бу елның февраль аенда башланып киткән.

– “Балаларга – ял” дип исемләнгән республика программасы ярдәме белән башкарылучы капиталь төзекләндерү эшләре лагерьда күп төрле мөмкинлекләр булдырырга, балаларның ялын тагын да күңеллерәк һәм файдалырак итеп үткәрергә ярдәм итәчәк. Барлыгы 124 млн сумнан артык финас чыгымнары кулланылачак. Төзекләндерү эшләрен Казан шәһәренең “Таткоммунжилсервис” оешмасы эшчеләре башкара. Ә төзекләндерү эшләре чыннан да күпкырлы: берничә типтагы юллар салу, электр, су, канализация линияләрен тулысынча яңарту һәм башкалар.

Лагерь территориясе койма белән уратып алынган. Һәр бинага бара торган юллар, территория әйләнәсе буйлап велоюллар ясалган. Элек үзәк капкадан кергән тигезле-тигезсез калкулыкта урнашкан балалар мәйданчыгына да аерым урын табылган. Биредә брусчатка түшәлгән, анда шулай ук утыргычлар һәм сәхнә куелачак. Лагерьда булган вакытларны истәлек итеп алыр өчен берничә урында фотозона һәм стелалар урын алачак.

– Лагерь территориясендә медпункт, сак бүлмәсе яңадан эшләнә, һәр корпус янына беседкалар да урнаштырачакбыз. Эш шартларыннан да, тәэмин ителеш ягыннан да зарланмыйбыз. Тиешенчә, сыйфатлы итеп эшлибез, лагерь сокланырлык булачак, – диләр биредә эшләүче егетләр.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 4 август санында укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев