Уңайлыклар күбәйде
“Яшьлек” спорт комплексы 2021 елда ачылды. Ул вакытта биредә футбол мәйданчыгы, кечкенә сәхнә, трибуна һәм утыргычлар бар иде. Ел саен диярлек үткәрелүче ремонт эшләре нәтиҗәсендә спорткомплекс зур үзгәрешләр кичерде.
“Уңайлы шәһәр мохите” республика программасы ярдәмендә төзелгән стадионда төрле яшьтәге спорт сөючеләр өчен мәйданчыклар булдырылды, яңа җиһазлар урнаштырылды. Хәзер стадионда төрле массакүләм чаралар үткәрергә дә, футбол ярышларын уздырырга да мөмкинлекләр бар. Йөгерү, велосипедта һәм роликларда йөрү өчен дә юллар ясалды.
2022 елда “Парклар һәм скверлар” программасы нигезендә стадионның икенче чираты төзелде. Биредә памп-трек мәйданчыгы эшләнде. Әлеге мәйданчык бүген балаларның яраткан урынына әйләнеп бара.
Быел стадионга тагын ремонт керде.
– Стадионда утыргычлар бик уңайсыз иде. Алар урынына уңайлы пластик утыргычлар куелды. Элек йөгерү юлы асфальт өслекле булып, бу әлеге спорт төре белән шөгыльләнүчеләр өчен уңайсызлык тудыра иде. Быел йөгерү юлына, таләпләргә туры китереп, резина кисәкләреннән эшләнгән йомшак өслек җәйдек, – ди “Таткоммунжилсервис” җәмгыяте прорабы Радик Галиев.
Футбол мәйданчыгы да яңадан ясалган. Мәйданчыкның тузган өслеген алып, сыйфатлы ком җәелгән, яңа ясалма өслек урнаштырылган. Футбол мәйданчыгына яктырткычлар да куелган.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2025 ел 11 июль саныннан укыгыз
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев