Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Тигез юллар озын булсын!

Мөслимнең үзәгеннән читтә гомер итүчеләр озак еллар тигез юлларга кызыгып яшәде. Һәм, ниһаять, хыяллары чынга ашты.

Яңа микрорайоннарда йорт җиткереп керүчеләрне хәзер һава торышының нинди булуы борчымас. Асфальт түшәлгән юллар булганда резин итекләр дә кирәк түгел. 

– Мөслимебездә ел да яңа юллар түшәлә, булганнары ремонтланып асфальт җәелә. Юл фонды ярдәме белән быел Мөслим эчендәге юлларга асфальт салу эше иртә яздан башланган иде. Узган атнада Аэропорт микрорайонындагы Зөлфәт урамында Казанның “Таткоммунжилсервис” оешмасы егетләре асфальт салу белән мәшгуль булды, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов.
Быел Мөслим “Торак” федераль программасына керде. Программа кысаларында Мөслимнең Фоат Садриев урамында – тулысынча, Аэропорт микрорайонындагы Новая, Кашапова, Днепров урамнарына өлешчә асфальт юл түшәлә.
 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 14 июль санында

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев