Су линияләре яңара
Район үзәгендәге кайбер урамнарда су линияләре ремонтлана башлады.
Халыкны эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итү, канализация системасының эшчәнлеге һәрвакыт күз уңындагы һәм иң күп борчу тудыра торган мәсьәләләрнең берсе булып кала. Су челтәрендә өзеклекләр килеп чыгу төрле сәбәпләргә бәйле: су кудыручы насосның янып чыгуы яки тузуы, су линияләренең искерүе, җәйге чорда гражданнарның суны күп куллануы һәм башка факторлар.
Эчәргә яраклы суның сыйфатлы булуы, елның теләсә кайсы вакытында су булу уңайлы тормыш шартларының берсе булып тора. Соңгы елларда район үзәгендә чиста су белән тәэмин итүдә еш күзәтелүче өзеклекләрне булдырмау юнәлешендә күп эшләр башкарылды. Шуңа карамастан су белән тәэмин итүдә әле проблемалар бар. 70нче елларда ук салынган су линияләренең күп өлеше инде тузган. Су линияләрендә еш кына өзеклекләр килеп чыгу шуның белән дә аңлатыла. Тузган су линияләрен яңарту шушы проблеманы бетерү юнәлешендә зур бер адым булып тора.
Фото район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 23 май саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев