Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Озын һәм тигез булсын!

Район үзәгендә юллар төзекләндерелә.

Быел Мөслим авылының Пятилетка һәм Вахитов урамнарына асфальт түшәлә. Бу эш хөкүмәт программасы нигезендә башкарыла. 

Асфальт түшәгәнче, махсус техника белән юлларны кырдырып, тигезләп, асфальт түшәргә әзерләп чыктылар.

– Асфальт катламын алыштыру – катлаулы процесс, ул берничә этаптан тора. Башта иске асфальтны ватып, җыеп алырга, аннары вак таш җәеп, аны битум белән эшкәртергә һәм яңа асфальт түшәргә кирәк. Соңыннан барлык җөйләрне, ялганган урыннарны битум белән эшкәртү таләп ителә. Асфальт юл тыгызлаучы техника ярдәмендә тигезләнә, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.

Пятилетка урамына асфальт түшәлде. Юлларда ремонт бару сәбәпле, бу урамнарда хәрәкәт чикләнсә дә, халык канәгать. Һәркемнең дә шома, тигез юллардан йөрисе килә!

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 31 май санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев