Мөслимдә капиталь ремонт: 9 йортта эшләр бара
“Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт” программасы буенча тугыз йортта ремонт эшләре бара
Мөслимдә төзелеш һәм ремонт буенча 20дән артык хөкүмәт программасы эшли. “Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт” программасы буенча тугыз йортта ремонт эшләре бара. Республикада нәтиҗәле эшләүче программа нигезендә быел Красноармейская, Пушкин, Вахитов, Тукай, Кооператив һәм Банк урамнарындагы йортларга ремонт үткәрелә.
Банк урамында 56нчы һәм 60нчы йортларда “Строймус” оешмасы фасад ремонтлый. Кооператив урамындагы 156нчы һәм 168нче йортларда фасад ремонты үткәреләчәк.
Бүгенге көндә төзүчеләр Красноармейская урамындагы 22нче һәм Кооператив урамындагы 229нчы йортны металлосайдинг белән тышлый. Кооператив урамындагы 168нче йортта да түбә алыштырылачак.
Фәридә Гайнетдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев