Мөслимдә илкүләм проект кысаларында Ык елгасы аша күпердә ремонт эшләре төгәлләнәчәк
Инфраструктура

Мөслимдә илкүләм проект кысаларында Ык елгасы аша күпердә ремонт эшләре төгәлләнәчәк

Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә

Татарстанда 2026 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында ун күпер ремонтланачак. Шуларның сигезе узган 2025 елда яңартыла башлады. 

Аерым алганда, Татарстан Республикасының Мөслим районында Актаныш-Мөслим автомобиль юлындагы Ык елгасы аша салынган 228 погон метр озынлыктагы күперне ремонтлау эшләре төгәлләнәчәк. 1970 елда салынган күперне узган елда яңарта башладылар.

«Күперләрне норматив хәлгә китерү «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының максатларының берсе булып тора», - дип ассызыклады ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.

РФ Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты комиссиясен ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Лилия Шәймиева фотосы

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев