Мөслим-Вәрәшбаш юлында ремонт башлана
Әлеге вакытта чокырларны әзерләү һәм чистарту эше бара
«Татавтодор» җәмгыяте Мөслим-Вәрәшбаш юнәлешендәге юлның авария хәлендәге участокларында ремонт ясый башлады. Башта нигезне әзерләү һәм чокырларны чистарту башкарыла, аннан соң алар щебёнка белән ямалачак.
«Бу вакытлы чара. Юлны капиталь ремонтлау өчен проект документациясен булдыруны һәм республиканың капиталь ремонт программасына кертүне планлаштырабыз», – дип хәбәр ителә Альберт Хуҗинның соцаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә.
Фото – Альберт Хуҗинның соцаль челтәрдәге шәхси сәхифәсеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев