Мөслим – Октябрь юлында ремонт башланды
Инфраструктура

Мөслим – Октябрь юлында ремонт башланды

Октябрь белән Үрәзмәт авылларын тоташтыручы күпергә дә яңа сулыш өреләчәк.

Ремонт эше барлыгы җиде километр арада башкарыла. Әлеге участокның 3 километры узган ел ремонтланды. Әлеге юл җирлегебездә эшләп килүче “Август” агрофирмасы өчен аеруча кирәк һәм мөһим юл булып тора. Агрофирманың фермасы да нәкъшул юлның тау башында урнашкан, бөтен хәрәкәт шул яктан килә. Ремонтны башкаручы оешма егетләре әлеге мөһим эшне быелдан калдырырга ярамый иде дип белдерде.

Лилия Шәймиева репортажы һәм фотолары.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев