Күптән көтелгән вакыйга
Капиталь ремонттан соң Симәк авылы клубы ачылды
Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, “Таткоммунжилсервис” оешмасы җитәкчесе Илшат Нуриәхмәтов тә катнашты.
Ремонт барышында бинаның түбәсе алыштырылды, фасады эшләнде. Су һәм электр линияләре яңартылып, вентиляция юллары ясалды.
– Әлеге клубка ремонт ясар өчен бик күп ишекләрне шакырга туры килде. Республикабыз Рәисе Р.Миңнеханов ярдәме белән без куелган максатка ирешә алдык. Төзелеш оешмасы егетләре эшне сыйфатлы итеп кыска срокларда башкарды. Якты матур бина халыкка озак еллар хезмәт итсен иде! – диде район башлыгы.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 18 октябрь санында укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев