Күпер буенда, Ык елгасының уң як ярындагы мәйданда машина кую урыны ясала
Инфраструктура

Күпер буенда, Ык елгасының уң як ярындагы мәйданда машина кую урыны ясала

Район башлыгы Альберт Хуҗин подрядчылар белән понтон басмага керү юлын төзекләндерү мәсьәләсе буенча очрашу үткәрде

 

Шушы көннәрдә биредә юлга вакташ салынып, 80 машиналык туктау урыны да ясалачак.

Исегезгә төшерәбез: Мөслим күпере 16 июнь көнне ремонтка ябылды. Машиналар өчен хәрәкәт итү мөмкинлеге 2025 елның декабрь аенда ачылачак дип көтелә. Бүгенге көндә Мөслимгә йөреп эшләүчеләр, йомышы төшеп килүчеләр транспортларын уң як ярда калдырып, понтон басма аша чыгалар. Еш яуган яңгырлар машина кую урынына ихтыяҗ барлыкка китерде.

Фото - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән, Мөслим-информ архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев