Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Инфраструктура

Инфраструктура. Дайджест

Җирлектә төзелеш, төзекләндерү эшләре киң колач белән алып барыла. Быел безнең район 23 хөкүмәт программасында катнашты.

Районда төзелеш-ремонт эшләре быел да киң колач белән дәвам итте. Мөслим – Олы Чакмак юлында икенче кат асфальт җәелде. Бу эшне “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы егетләре башкарды. “Кояшлы Ык” ял паркына керү өлешендә ремонт төгәлләнде. Мөслим авылының Банк урамында җәяүлеләр кичүе эшләнде. Өченче урау юлны асфальтлау да тиз срокларда башкарылды.

Мөслимдә төзелеш һәм ремонт буенча 20дән артык хөкүмәт программасы эшли. Социаль яклау бүлеге бинасында ТР Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенең Мөслим бүлеге эшчәнлек алып бара. Быел бүлектә “Кадрлар” милли проекты кысаларында комплекслы модернизация эшләре башкарылды. Ремонтка 12 миллион сумнан артык акча җәлеп ителде. Ике бүлмәгә ремонт ясалды. Хәзер бүлмәдә балалар почмагы да бар, кечкенә бала белән эш эзләп килгән әти-әниләр өчен бу уңайлы. Бүлмәдә цифрлы сервислар эшли, көтү урыны, мәгълүмат стенды, вакансияләр тәкъдим итүче терминал – барысы да халыкка уңайлы итеп эшләнгән. 

“Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт” программасы буенча тугыз йортта ремонт эшләре барды. Республикада нәтиҗәле эшләүче программа нигезендә быел Красноармейская, Пушкин, Вахитов, Тукай, Кооператив һәм Банк урамнарындагы йортларга ремонт үткәрелде. Капиталь ремонт программасына кергән барлык йортларда да эшне Рәсим Шириевнең “Строймус” оешмасына башкарды. 

Мөслим күперендә җәй әйләнәсе эш дәвам итте. Ык елгасы аша салынган төп күпердә төзекләндерү эшләре башланып,16 июньдә күпер ремонтка ябылды. Ык күпере ябылу сәбәпле, җиңел автомобильләр Мәлләтамак һәм Нарат Асты авыллары аша йөрде. 30 октябрьдә Мөслимдә тарихи вакыйга булды. Дүрт ай дәвам иткән ремонттан соң тантаналы төстә күпер ачылды. Ярты гасыр инде күпер район халкына гына түгел, күрше районнарга һәм республикаларга да тугры хезмәт итә. 1970 елда төзелгән күпер хәтта районыбызның беренче гербында да сурәтләнгән. Моңарчы җыелма тимер-бетон плитәләрдән торган күпер монолит плитәләр белән эшләнде. 

Мөслим гимназиясендә ремонт эшләре башкарылды. “Таткоммунжилсервис” оешмасы эшчеләре түбәне ремонтлады.

2003 елда сафка баскан бинага быел беренче мәртәбә зур ремонт керде. Түбәнең скаты дөрес ясалмау сәбәпле, яңгыр үтә иде. Быел актлар залы, спорт заллары ремонтлана һәм фойе өлешендә түбә өр-яңадан ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев