Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Инфраструктура

Декабрь бурычын үтәде

Кар яумый дип борчылган халыкны тынычландырып, узган атна азагында буранлый-буранлый кар яуды

Район метеостанциясе хезмәткәрләре явым-төшем күләменең нормадан күбрәк булуын билгеләп үтте.

– 13-15 декабрь көннәрендә 22 миллиметр кар яуган. Бу – 20 көнлек норма.14 декабрьдәге бураннан соң урыны белән карның биеклеге 50-60 сантиметрга кадәр җитте. Ә уртача биеклек 20 сантиметр булып, норманы тәшкил итте. Былтыр да декабрьдә шундый һава торышы булган: 13-16 декабрьдә кар күп явып, буран себергән. Кар биеклеге дә бүгенге дәрәҗәдә булган. Бүгенге көндә җирдәге туңның тирәнлеге 16 сантиметр тәшкил итә. Кыш булгач, салкыны да, кары да булыр инде аның, – ди район метеостанция җитәкчесе Илнара Хәмидуллина.

“Төзекләндерү һәм яшелләндерү” җәмгыяте техникасы якшәмбе төнлә үк эшкә керешсә дә, мулдан яуган карны иртәнге сәгатьләргә җиңә алмаганнар, күрәсең. Район үзәгенең кайбер урамнарында техника хәрәкәте туктап торырга мәҗбүр булды.

– Озак вакытка сузылган тоткарлыклар булмады. Авыл юллары алдан ук кардан ачылды. Кар яуды дип, укучылар дәрес калдырмады. “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” җәмгыяте хезмәткәрләре, елның нинди фасылы булуына карамастан, үзләренә билгеләнгән эшне җаваплы башкаралар. Мөслимнең үзәк урамнарында кечкенә тракторлар белән бергә кул көче дә җәлеп ителде. Кызлар иртәнге сәгатьләрдә үк көрәксеберкеләр белән “коралланып” чыкты. Эшнең тиешенчә оештырылуы күңелсезлекләргә юл куймады. Буран булачагы да алдан хәбәр ителгән иде, – диде Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел өчен 19 декабрь санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев