Чисталыкны үзебездән башлыйк
Район үзәгендәге катлы йортларның кайсыбер подъездына атлап та керәсе килми
Борынга чыдап булмаслык сасы ис килеп бәрелә. Күп йортларның подваллары суга батып ята. Кешене бәдрәфкә йөрү культурасына ничек өйрәтергә?
Бу атнада да “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте эшчеләре канализация торбаларындагы хикмәтләр белән көрәште.
– “Йортта канализация тыгылды” дигән мөрәҗәгатьләр соңгы арада халыктан аеруча еш керә башлады. Тик гаепнең үзләрендә булуын гына халык аңлап бетерми. Беренче катта яшәүчеләргә иң кыены туры килә, бәвел, тизәк сулары җыелып, бәдрәф бүлмәсенә агып чыгарга да мөмкин. “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятенә килгән мөрәҗәгатьләрнең 95 проценты нәкъ менә канализация тыгылу белән бәйле. Торбаларны чүп-чардан чистартканда, нәрсә генә килеп чыкмый! Халыкның культурасызлыгы шушында күренә, – диде оешма җитәкчесе Илнур Әхмәтов.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 18 октябрь саныннан укыгыз.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев