Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Инфраструктура

Башланган эш – беткән эш

Хөкүмәт программаларының җирлек өчен зур файдасы бар

Мөслим районында ел саен киң колач белән төзелеш-ремонт эшләре башкарыла. “Күпфатирлы капиталь ремонт” региональ программасы ярдәмендә тугыз йортка 20 миллион сумнан күбрәк суммага ремонт керде. Ремонт алып баручылар эшне августка төгәлләнер дип әйткән булсалар да, осталарның үзләренә бирелгән участокта тырышып эшләве нәтиҗәсе буларак, кайбер объктларда эшләр финиш сызыгына якынлашты.

Пушкин урамындагы 34нче йортта, Кооператив урамындагы 156нчы йортта электр системасы тулысынча алыштырылды. Вахитов урамындагы 9нчы йортта су системасы яңартылды. Красноармейская урамындагы 22нче һәм Кооператив урамындагы 156нчы йортларның фасады металлосайдинг белән тышланды. Кооператив урамындагы 229нчы йортта шундый ук эшнең 96 проценты башкарылды.

Банк урамындагы йортларда да фасад ремонты баруына халык игътибар иткәндер. Банк урамындагы 56нчы йорт металлосайдинг белән тышлана башлады. Шул ук урамдагы 60нчы йортта демонтаж эшләре бара: иске тышлык сүтелә.

– Капиталь ремонт программасына кергән барлык йортларда да ремонт эшләрен Рәсим Шириевның “Строймус” оешмасы башкара. Тукай урамындагы 33нче һәм Кооператив урамындагы 156нчы йортларга беренче кат түбә җәелде. Бу эш ике этапта эшләнә. Түбәне ачканда яңгырларның яумый торуы уңайлы булды, – ди Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Илнар Сәйфиев.

Капиталь ремонт программасына кергән йортларда түбәне һәм диварны яңарту, су һәм электр системаларын бер үк вакытта эшләү мөмкинлеге юк. Ремонт өлешчә башкарыла. Бу уңайдан Кооператив урамындагы 168нче йортта яшәүчеләргә бәхет елмайды. Йортның түбәсе дә алыштырыла, фасады да эшләнә.

– Безнең ремонт эшләрен беренче ел гына башкаруыбыз түгел. Кайбер урамнарда безне якын туганнарыдай елмаеп каршы алалар. Иң мөһиме – халыкка ошасын, уңайлы һәм матур булсын! Эш барышында махсус тасма белән бүлеп куелган участокларга кызыксынучан балалар үтеп керә. Әти-әниләр балаларына игътибарлы булсын иде, төзелеш эшләре вакытында түбәдән эш коралы яки материал төшеп китәргә мөмкин, – дип кисәтә “Строймус” оешмасы инженеры Рәсүлә Шириева.

Фасад ремонты барган йортларда яңа ишекләр дә куела. Бу эш Банк урамындагы 56нчы һәм 60нчы, Красноармейская урамындагы 22нче йортларда башкарылды.

– Хөкүмәт программаларының җирлек өчен зур файдасы бар. Нәрсәгә тотынсаң да, акча кирәк. Максат – ремонт таләп иткән күпфатирлы йортларны әкренләп республика программалары нигезендә яңарту, – диде Илнар Сәйфиев.

Лилия Шәймиева фотолары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев