Адым артыннан адым
Мөслим күперендә ремонт дәвам итә. Бүген төзүчеләр күпер өслеген эшләү белән мәшгуль.
Моңарчы җыелма тимер-бетон плитәләрдән торган күпер монолит плитәләр белән эшләнеп килә. Ремонт-төзү эшләрен Казанның “Мосты РТ” оешмасы егетләре башкара.
– Мөслим күперенең бөтен өлеше дә бетонлаштырылды. Су өстендә булган өлешен генә төзүчеләр вакытында эшләп булырмы дип борчылганнар иде. Көннәр матур торгач, заманча технологияләр ярдәмендә монысы да уңай хәл ителде. Эшне бик тиз тоттылар. Хәзер төп эш – юл салу һәм ян-яктагы култыксаларны (перилалар) эшләү. Сөенечле хәбәрем бар: күпер ремонтын башкаручы егетләр Юл төзүчеләр көненә, 19 октябрьгә, Ык аша салынган Мөслим күперендә эшне төгәлләргә планлаштыралар. Мөслимлеләр өчен бу эшнең һәр көне бик кыйммәтле! Әйткән сүз – аткан ук, диләр бит! Эш байтак әле, ләкин төзүчеләр биргән вәгъдәләреннән читкә тайпылмаслар дип ышанабыз, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.
Күпер, чыннан да, кичектергесез ремонт таләп итә иде. Моннан төгәл 55 ел элек салынган күпергә бер мәртәбә дә ремонт кермәде. Ремонтны быелдан да кичектерү ялгыш карар булыр иде, ди белгечләр. Бүген эшчеләр җиң сызганып күпернең икенче өлешен ясау белән мәшгуль.
– Шундый зур күпер! Уйлап карасаң, Мөслим өчен бу грандиоз төзелеш булды. Мөслим күперендә ремонт 16 июньдә башланган иде. Июль, август, сентябрь ае үтеп китте. Дүрт ай эчендә шундый зур һәм күләмле эшне ерып чыга алдык. Иң авырлардан саналган арматурлау, бетон түшәү эшләре инде артта калды. Тарихка карасак, башка районнарда мондый масштаблы эш ике еллап дәвам итә, бездә санаулы айларда күпер ремонты сыйфатлы итеп төгәлләнеп килә дип тә әйтергә ярыйдыр. Күпер төзелешенә акча бүлеп биргәне өчен республика җитәкчелегенә, эшне алып барган “Мосты РТ” егетләренә, оешма җитәкчесенә рәхмәт әйтәсем килә. Алдагы елларда Вәрәшбаш юнәлешендәге юлны да проектка кертергә ниятлибез. Эшләгән саен күләме дә арта, юллар да төзекләнә. Адым артыннан адым ясыйбыз, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.
Эш өчен кирәкле материаллар барысы да кул астында булгач, ремонт эшләре кызу темплар белән бара. Яңа күпер искесеннән дә озаграк хезмәт итәчәк, ди күперне төзүчеләр.
Машина хәрәкәтенә комачаулык тудырмый торган эшләр – күпер асты, субайларны ремонтлау һәм күпернең башка өлешләрен төзекләндерү 2026 елның җәендә булыр дип көтелә.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев