Ут белән уйнама!
14 апрельдән Татарстанда янгынга каршы режим гамәлгә керде
ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә махсус режим чорында учак ягу тыела. Махсус режим 11 майга кадәр дәвам итәчәк.
– Бу чорда каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп яндыру, ачык утта: мангалларда, мичләрдә ризык әзерләү тыела. Былтыр, махсус режим гамәлдә булган чорда, коры үлән янып китү һәм чүп яндыруның 13 очрагы теркәлде. Быел районыбызда 10 янгын булды, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.
Үлән яндыру аркасында янгын чыга һәм кешеләр һәлак була икән, гаеплеләр РФ Җинаятьләр кодексының 168 һәм 261 маддәләре буенча (“Саксызлык буенча милеккә зыян салу”, “Урманнарга зыян салу һәм юкка чыгару”) җинаять җаваплылыгына тартыла.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 18 апрель саныннан укыгыз.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев