Укучыларга юл кагыйдәләрен искә төшерделәр
Районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов «Питбайклар күп — тормыш бер» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде
Көннәр кипшерү белән урамда автотранспорт, мототехника иярләгән яшьүсмерләр күренә башлый. Иминлек мәсьәләсе бу чорда аеруча кабыргасы белән килеп баса. Мөслим лицеенда районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов «Питбайклар күп — тормыш бер» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде. Укучылар белән очрашуның максаты – яшүсмерләргә юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер мәртәбә искә төшерү. Феликс Мияссарович питбайкта ничек законлы һәм куркынычсыз хәрәкәт итү мөмкинлеге турында сөйләде, шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен игътибарсыз калдыру нинди нәтиҗәләргә китерүен мисаллар белән бәйләп аңлатты.
Фотолар – Мөслим лицееннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев