Сакланганны саклар
Иминлек

Сакланганны саклар

“Кояшлы Ык” ял зонасында водолазлар эшләде.

Алар су коену сезоны башланыр алдыннан Ык елгасы төбен чистартты. Исегезгә төшерәбез: махсус җиһазланган урыннарда гына су керергә рөхсәт ителә. Мөслим районында мондый урын – “Кояшлы Ык” пляжы. Пляж июнь аенда ачылачак. Анда коткаручылар да эшләячәк. Өлкәннәрнең балаларга да иминлек кагыйдәләрен искәртүләрен сорыйбыз.

Фото – районың хакимиятенең матбугат хезмәтеннән

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев