Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Пляж ачылды

1 июньнән рәсми төстә коену сезоны ачылды.

Махсус җиһазланмаган урыннарда су коену тыела. Узган ел Мөслимдә су коену өчен махсус урын ясалды.
Биредә бөтен уңайлыклар тудырылган, кояшта кызыну өчен махсус ятаклар да бар.  Көтелмәгән хәлләргә юл куймас өчен коткаручылар көн дәвамында кизү тора. – Коену өчен су температурасы 24 градус җылылыкта булырга тиеш. Су коену һәм кызыну өчен бөтен уңайлыклар да бар. Ачык һавада ял итү өчен 35 ятак урнаштырылган. Коткаручылар эшли. Су керү урыны ял итү өчен куркыныч тудырмый, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.
Сулыкның иң тирән урыны 1,85 метрны тәшкил итә. Өч райондашыбыз курслар узып, матрос-коткаручы һөнәрен үзләштереп кайткан. Бүгенге көндә өч матрос пляжда кизү тора. “Йөзү тыела!” дигән элмә такталар куелган урыннарда су керү рөхсәт ителми. 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 2 июнь санында

ЛИЛИЯ ШӘЙМИЕВА ФОТОСЫ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев