“Мотоцикл” операциясе үтте
Чараның максаты – мотоцикл, скутер һәм мопед йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау.
25-30 май көннәрендә “Мотоцикл” операциясе үтте. Чараның максаты – мотоцикл, скутер һәм мопед йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау. Операция барышында теркәлмәгән мототехника да ачыкланган. “Пофилактик чара барышында 4 мотоцикл йөртүчегә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ беркетмә төзелде”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. 23 майдан 3 июньгә кадәр “Бала – төп пассажир” профилактик операциясе барды. Операция барышында балаларын транспортта махсус креслодан башка йөрткән өч шоферга беркетмә төзелде.
Фото Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев