“Мотоцикл” операциясе дәвам итә
Иминлек

“Мотоцикл” операциясе дәвам итә

Рейд барышында өч яшүсмер тоткарланып, аларның әти-әниләренә административ беркетмә төзелгән.

“Мотоцикл” операциясе дәвам итә. Рейд барышында өч яшүсмер тоткарланып, аларның әти-әниләренә административ беркетмә төзелгән. “19 майдан “Каршы як полоса” профилактик операциясе башланды. Рейд барышында, тиеш булмаган урында каршы як полосага чыккан өчен, өч машина йөртүчегә административ беркетмә төзелде”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. Беренче тапкыр каршы як полосага чыкканда, 5 мең сум штраф яки 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Кагыйдәне икенче тапкыр бозучылар 1 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

Фото: Мөслим-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев