Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Мошенник корбаны булмагыз!

Районда биш ай эчендә 21 мошенниклык очрагы теркәлгән.

Мошенниклар турында нәрсә беләбез? Кырыгалдарлар тозагына эләкмәс өчен нишләргә? Алардан ничек сакланырга? Район эчке эшләр бүлегенең полиция бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев белән әңгәмәбез шул хакта.

– Булат Зөфәрович, җирлегебездә ничә мошенниклык очрагы теркәлде? 

– Быел 21 очрак теркәлде, шуның 14е дистанцион мошенниклык белән бәйле. Инвестиция кертергә өндәп алдау очраклары күп. Кешенең тиз генә байыйсы килә, тик зыян күрүчеләрнең күбесе “инвестиция” сүзенең нәрсә аңлатканын да белми. Белдерүләр сайтында, башка сайтларда товар сатучыларны алдаучылар да бар. Үзен “сатып алучы” дип таныштырып, “товар өчен акча күчерәм” дип, банк картасының номерларын сорап, мошенниклар беркатлыларны төп башына утырта. Һәр икенче кешене: “Телефон номерының вакытын озайтырга кирәк”, – дип алдыйлар. Кеше телефонына килгән смс-кодны әйтә һәм акчасыннан колак кага.

– Сәламәтлек саклау өлкәсе белән бәйле мошенниклык очраклары да бар, дип ишеттек...

– Әйе, “медицина иминиятләштерүенең вакыты чыга”, “табибка күренергә кирәк”, “теш табибына чиратсыз язылып була” дип, һәм башка шундый уйдырмалар табып, мошенниклар халыкны алдый. Банк хезмәткәрләре дип таныштыру очраклары күптәнге ысул булса да, бу капкынга эләгүчеләр һаман да бар. Югыйсә банк хезмәткәрләре беркайчан да, шалтыратып, телефоныгызга килгән пароль-кодларны сорамый.

Лилия Шәймиева

Фото – Татар-информ архивыннан

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 31 май санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев