Миләшкәйлеләр акция үткәрде
Иминлек

Миләшкәйлеләр акция үткәрде

«Юл йөрү кагыйдәләрен һәркемгә белү кирәк» акциясендә полиция хезмәткәрләре белән берлектә әти-әниләр дә катнашты.

Район үзәгендәге "Миләшкәй" балалар бакчасы "Юл йөрү кагыйдәләрен һәркемгә белү кирәк" акциясе уздырды.

Балалар юл иминлеге инспекторлары -  полиция капитаны Феликс Мәгъдәнов, полиция майоры Илнар Гиздуллин һәм әти-әниләр белән берлектә машина йөртүчеләрне туктатып сораулар бирделәр. Шулай ук нәниләр юл йөрү кагыйдәләре буенча үзләренең белемнәре, фикерләре белән уртаклаштылар.

 Фото - "Миләшкәй" балалар бакчасыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев