Эшләре судта каралды
30дан артык райондашыбыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә төзелгән штрафларын вакытында түләмәгән өчен, район суд приставлары базасында исәптә тора.
30дан артык райондашыбыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә төзелгән штрафларын вакытында түләмәгән өчен, район суд приставлары базасында исәптә тора. Штрафларын вакытында түләмәгән ун машина йөртүче Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсенең 1 өлеше буенча җаваплылыкка тартылды. Аларның эше судта каралды. Өч кешегә карата суд штрафларын ике мәртәбә арттырып түләргә дигән карар чыгарды. “Түләү срогы үтеп китеп, 10 мең сумнан күбрәк штрафлары булган шоферларның машиналарына суд приставлары белән берлектә арест салына. Шушы көннәрдә алкогольле эчемлекләр кулланып тоткарланган бер райондашыбызның машинасына арест салынды. Ул машинасын штраф суммасын түләп бетергәч кенә алачак”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото - Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев