Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Чүп яндырмагыз!

22 апрельдән республикада янгынга каршы махсус режим кертеде. Ул 12 майга кадәр дәвам итәчәк.

Табигый янгыннарны кисәтүгә багышланган республикакүләм киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров бүгенге вәзгыять белән таныштырды. Татарстан территориясендә термик нокталар саны 2,5 тапкыр арткан. 2024 елда Түбән Кама, Чистай, Менделеевск, Тукай, Яңа Чишмә һәм Мөслим районнарында 1234 термик нокта теркәлгән. 

Равил Кузюров тимер юлларның урман массивлары белән чиктәш урыннары 3-5 метр киңлектә янучан материаллардан чистартылырга тиешлеген искәртте. Янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Максим Трущин гражданнарны эвакуацияләү планын һәм вакытлыча урнаштыру пунктларын билгеләү турында сөйләде. Гадәттән тыш хәлләр буенча бердәм дәүләт системасы составында 15396 кеше, 4918 берәмлек техника (шуларның өчесе – һава судносы, ике пилотсыз аппарат һәм биш янгын сүндерү поезды) исәпләнә. 

Фәридә Гайнетдинова

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 3 май санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев