Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

8-17 декабрь көннәрендә “Каршы як полоса” профилактик чарасы уздырылды

Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә 7500 сум күләмендә административ штраф салына

8-17 декабрь көннәрендә “Каршы як полоса” профилактик чарасы уздырылды. Ел башыннан республика юлларында каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле 224 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 86 кеше һәлак булган һәм 346 кеше тән җәрәхәтләре алган.

РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, машина йөртүче узып китәргә җыенган хәрәкәт полосасының узып китү өчен җитәрлек ераклыкта һәм узып китү өчен буш (свободный) булуына инанырга тиеш, “Узып китү тыелган” юл билгесе гамәлдә булган зонада тоташ билгеләү линиясе булганда, шулай ук куркыныч борылышларда һәм күз күреме чикләнгән башка участокларда узып китү тыела.

Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә 7500 сум күләмендә административ штраф салына яисә дүрт айдан алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Кабат административ хокук бозган очракта транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм ителә”, – дип кисәтә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Фото – «Татар-информ» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев