Олы Чакмак мәктәбендә “Тылсым” волонтерлар отряды эшли
Районда волонтерлык хәрәкәтен үстерү юнәлешендә шактый эш эшләнә
Олы Чакмак мәктәбе укучылары һәр башлангычта активлык күрсәтәләр.
Мәктәптә Миңнур Нәгыймова җитәкчелегендә “Тылсым” волонтерлар отряды эшли. Төрле юнәлештә изге эшләр башкаруы белән танылган укучылар шушы арада өч зур бәйгенең җиңүчеләре булдылар.
Республика күләмендә үткәрелгән “Добрый Татарстан” бәйгесендә Миңнур Нәгыймова җитәкчеләгән “Тылсым” волонтерлар отряды конкурсның “Мәктәп волонтерлар отряды” номинациясендә җиңү яулады. Алар “Алдынгылар” хәрәкәтете инициативасы белән үткәрелгән ике проект җиңүчесе дә булды. ”Алдынгылар казанышлары” һәм “Игелекле ел” эшләре белән укучылар янәдән җиңүчеләр исемлегенә керделәр.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев